Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелекне системалы иминият яклавы белән кызыксына

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

   

2 ноябрьдә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге инициативасы белән НСА катнашында Татарстан АПКсын иминият яклавы мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Гомумән алганда, Россиядә субсидияләү шартларында терлекчелекне иминләштерү юнәлешенә ихтыяҗ зур, – дип ассызыклады НСА президенты үз чыгышында: илдә сәнәгати терлекләрнең чирегеннән артыгы иминләштерелгән инде, ә 12 төбәктә терлекләрнең 50%тан артыгы  (51%тан 91%ка кадәр) иминләштерелгән. Дуңгызчылыкта иминият яклавына ихтыяҗ аеруча зур, биредә  гамәлдәге килешүләр буенча  хайваннарның 52%ы иминләштерелгән һәм кошчылыкта - 30%тан артыгы.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ведомство терлекчелек хәвеф-хәтәрләрен иминләштерү буенча «Юл картасын» эшләү белән кызыксына һәм бу, барыннан бигрәк, эпизоотия янауларына тиз бирешә торган дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре өчен кирәк. Терлекләрне иминиятләштерүнең түбән булуы терлекчеләр ягыннан агроиминләштерүнең гамәлдәге механизмы шартларын аңламауга бәйле. “Без үз алдыбызга иминият механизмнарын куллануның өстенлеген терлекчеләргә яңача, адреслы, конкрет мисаллар белән җиткерү бурычын куябыз”, - дип, нәтиҗә ясады Наил Залаков.

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм республика хуҗалыкларына иминият инструментларын куллану программаларын эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда кирәкле оештыру, методологик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер”, - дип аңлатты Корней Биждов.

НСА белешмәләре буенча, агымдагы елның беренче 9 аенда Татарстан терлекчеләре 133 мең баш терлекне иминият яклавы белән тәэмин иткән: бу - 6 млн баштан артык кош-корт һәм 38 мең баш дуңгыз. Республиканың терлекчелек секторында дәүләт ярдәме белән иминләштерү соңгы өч  елда якынча бер дәрәҗәдә саклана. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хуҗалыкларында бу ел башына 1,2 млн баш терлек исәпләнә.

 Чара «Аграрий Плюс» чыгарылышы ярдәмендә вебинар форматта узды. Анда НСА экспертлары, республика Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы администрациясе вәкилләре, НСАга керүче иминият компанияләре белгечләре һәм төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты. Фикер алышуның темалары - авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү шартнамәләрен төзү практикасы һәм килгән зыяннарны җайга салу мәсьәләләре булды.

 "НСА белешмәләренә караганда, агроиминләштерүгә дәүләт ярдәме турындагы  закон гамәлдә булган чорда – 2012 елдан башлап – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы хәвеф-хәтәрен  иминләштерү шартнамәләре буенча 3,5 млрд.сумга якын иминият түләүләрен алдылар», – дип билгеләп үтте НСА Президенты Корней Биждов.

 Белешмә өчен: «Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» 260-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россиядә үзәкләштерелгән система кысаларында үсемлекчелек, терлекчелек һәм товар аквакультурасы хәтәрлекләрен иминләштерү буенча дәүләт ярдәме гамәлгә ашырыла. 2016 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы иминләштерүе базарында дәүләт ярдәме белән бердәм гомумроссия берләшмәсе – Илкүләм агроиминләштерүчеләр  берлеге эшли. Дәүләт ярдәме белән иминият шартнамәләрен бары тик Берлек әгъзалары булып  торучы  иминият компанияләре генә  төзергә хокуклы, иминиятләштерү һәр иминият программасы өчен бердәм стандарт кагыйдәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International