Арчада мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү турында фикер алыштылар

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

   

2020 елның ноябрендә Арча районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың 8 районыннан база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарда алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды. Шулай итеп, сөт терлекчелегенә цифрлы программаларны гамәлгә кертүгә башлангыч нәтиҗәләр ясалды.

Төп хуҗалыкларда терлекләр белән идарә итү, аларны ашату һәм идентификацияләү программасын гамәлгә кертүнең торышы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, алты ай эчендә терлекләр белән идарә итү программасын 37 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу барлык санның 90%ын тәшкил итә.

Урнаштырылган  программалар эчтәлеге буенча да, тәэмин итүчеләр буенча да төрле. 37 хуҗалыкның 25е, ягъни 68%ы Дэйри Комп системасын урнаштырган. 6 предприятие АльПро, ДельПро белән эшли, 3есе -  Аффарм белән. Шулай ук Дейри План, 1С-концепциясе һәм глобаль Юниформ бар.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сөт терлекчелегенә цифрлы программаларны кертүнең мөһимлегенә басым ясады.

 - Һәр районда цифрлы технологияләрне кертү буенча пилот хуҗалыклар билгеләнде, - диде Ленар Гарипов. - Аларның тәҗрибәсе нигезендә бу технологияләр башка хуҗалыкларда да кертеләчәк.

Чараның практик өлеше Шекә авылында "Северный" АХП ҖЧҖенең терлекчелек фермасында дәвам итте, биредә хуҗалык үрнәгендә, ДТМ системасын кулланып, терлек азыгы әзерләү һәм терлекләр алдына салу процессын, үрчетүне оештыру, тана бозауларны 6 айга кадәр үстерү технологиясен, терлекләрне унификацияле номерлар белән идентификацияләү һәм аларны РегАгро системасында теркәүне күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International