ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   

8 декабрьдә Аксубай районында «Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру» темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов, район башлыгы Камил Гыйльманов, шулай ук республиканың Кама аръягы зонасының район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары, база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

 


4
декабрь, 2020 ел
җомга

   

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 5 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.

 


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

   

 Ютазы районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

 


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

   

2020  елның 17 ноябрендә Арча районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың 8 районыннан база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарда алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды. Шулай итеп, сөт терлекчелегенә цифрлы программаларны гамәлгә кертүгә башлангыч нәтиҗәләр ясалды.

 


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

   

2021 елның 1 январеннән  Бөек Британиядә туган  голштин токымлы  һәр бозау геном тест үтәргә тиеш булачак. 

Бөек Британиянең әйдәп баручы  Farminguk  агропорталы язганча,  тест аталыкны тикшерер һәм төгәл белер өчен кулланылачак. Бу, исә, токымның бөтенлеген саклар һәм яхшыртыр өчен кирәк.    

Яңа  механизм  үгезләрдән  күп тапкырлар ДНК тест алуны туктату өчен һәм яшь үгезләрне  генетик бәяләүне  төгәл  уздыру өчен кирәк.   

 

   

«Камский бекон» авыл хуҗалыгы предприятиесе - Россиянең иң эре дуңгызчылык предприятиеләренең берсе. Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре - үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, сугым һәм итне беренчел эшкәртү.

Быел көз Минзәлә районының «Кама беконы» хуҗалыгына Эстониядән 205 баш нәселле тана кайтарылган, ә шушы көннәрдә Даниядән голштино-фриз токымлы 292 баш тана кайткан. Аларның һәрберсе елга 8 - 10 мең килограммга кадәр сөт бирә.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, сыерларның бер өлеше быел капиталь ремонтланган Балтай сөтчелек комплексына урнаштырылган инде. Моннан тыш, Степановка авылы янындагы "Август-Мөслим" ҖЧҖендә бар куәткә 2400 башка исәпләнгән савым комплексы төзелә, киләсе елда 3600 башка исәпләнгән тагын бер шундый комплекс төзү планлаштырыла.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы  җитештерүчеләргә  рецепт яисә сорау буенча  хайван азыгына  фармацевтика препаратлары кушарга рөхсәт итә торган закон проекты әзерләде.     

 

 


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында  җәнлек  фермаларында коронавирус табылу  турында мәгълүмәт юк.   Бу турыда  «Известия»  гәзите хәбәр итә.  «Хәзерге вакытта  ведомство  коронавирус пандемиясе шартларында оешмаларда  өзлексез эш алып  алып бару өстендә эшли», — дип әйтелә хәбәрдә.  Алда хәбәр ителгәнчә,Испании, Италия, Нидерланд, АКШ һәм Швейцариядә  чәшке үрчетү юнәлешендә эшләгән фермаларда  коронавирус белән зарарлану очраклары  ачыкланган. Моңа кадәр Даниянең чәшке үрчетү  фермаларында  коронавирус  мутациясе ачыкланган иде.      

 


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

 

Хәбәрдә әйтелгәнчә, закон проектының төп максаты булып  “терлекчелек продукциясе әйләнешен контрольгә алу, хайваннарда йогышлы авырулар таралуны булдырмау, шулай ук йогышлы авырулар китереп  чыгаручыларның чыганагын  һәм таралу юлын ачыклау .

 

 

   

2 ноябрьдә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге инициативасы белән НСА катнашында Татарстан АПКсын иминият яклавы мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Гомумән алганда, Россиядә субсидияләү шартларында терлекчелекне иминләштерү юнәлешенә ихтыяҗ зур, – дип ассызыклады НСА президенты үз чыгышында: илдә сәнәгати терлекләрнең чирегеннән артыгы иминләштерелгән инде, ә 12 төбәктә терлекләрнең 50%тан артыгы  (51%тан 91%ка кадәр) иминләштерелгән. Дуңгызчылыкта иминият яклавына ихтыяҗ аеруча зур, биредә  гамәлдәге килешүләр буенча  хайваннарның 52%ы иминләштерелгән һәм кошчылыкта - 30%тан артыгы.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International