Төмән өлкәсе терлекчелек секторында селекцион генетиканы үстерүне дәвам итә

2020 елның 16 октябре, җомга

   

Төмән өлкәсе терлекчелек секторында  селекцион генетиканы үстерүне дәвам итә. Әлеге  технологияләр мөгезле эре терлек токымнарының продуктивлыгын үстерегә ярдәм итә.  

 «Тюменьгосплем» оешмасының лабораториясендә  кыйммәтле токымнан булган үгезләрнең  биоматериалы җыелган. Хәзерге вакытта биредә сөт һәм ит хайваннарының геном селекциясен үстерү концепциясе өстендә эшлиләр. Ата линияләр буенча геном юнәлеш үстерелгән инде, хәзер ана линияләрне өйрәнү бара.  

«Югарыкыйммәтле хайваннар гади хайваннардан тышкы кыяфәте буенча  аерылмаска мөмкин -  һәм бу  алдынгы рольне  үти.  Нәкъ менә шушындый генетиканы үстерегә һәм үрчетергә омтылырга кирәк”,- дип ассызыклап үтте губернатор урынбасары, агросәнәгать комплексы департаменты директоры   Владимир Чейметов.

Шулай ук, геном технологияләр башка регионнардан терлек сатып алуны киметергә, ә  нәселле терлекне сату  күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.   

Төмән өлкәсе губернаторы авыл эшмәкәрлеге мөһимлеген һәрвакыт ассызыклап килә.  

«Кече  агробизнес  муниципалитетлар икътисадының “үсеш ноктасы” булырга тиеш.  Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар күбрәк булырга тиеш.  Шуңа курә безгә  регионда  кече авыл хуҗалыгы бизнесына дәүләт ярдәме механизмнарын  камилләштерегә кирәк. Бу авыл муниципалитеты икътисадын үстерүнең бер юлы. Минем фикеремчә, хуҗалыкның барлык төрләре дә: эре товарлы да, кече товарлы да – яхшы булачак.  Барысы да урындагы шартлардан  тора. Бу сфераны актив үстерү мөһим һәм  бу сферага   акча тотудан  курыкмаска кирәк», -  дип билгеләп үтте регион башлыгы.  

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International