Казанда традицион авыл-хуҗалыгы ярминкәләре узды

2020 елның 10 октябре, шимбә

   

Бүген  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм  тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Продуктларны  һәм товарларны  республиканың    төрле  районнарыннан      авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре җитештерүчеләре, фермерлар, умартачылар      алып  килде.  Сәүдә  мәйданчыкларына авылларга  йөри  торган  автолавкалар  да  килгән.  

Гадәттәгечә, ярминкә  мәйданчыкларында  сәүдә   беренче  кояш  нурлары  белән үк  гөрләп  эшли  башлады. Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.     Шулай  ук  хәләл  продукция  дә  бар.   Ярминкәләрне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары һәм АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.  Алар  китерелгән  продукциянең     ассортименты  һәм аларның  бәяләре  белән  таныштылар.  Барлык  продукция   ветеринария  хезмәте  тикшерүен узган. 

Казанның  Вахит районында  К.Тинчурин исемендәге парк каршында  Әтнә  муниципаль районы  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәре  җитештергән  продукцияне алырга  мөмкин  иде. Монда  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  киң  ассортименты  күрсәтелде. Мәсәлән, яшелчә, ит,  балык, ярмалар, бал, үсемлек  мае, сөт – май продукциясе  h.б.  товарларны   кулай  бәягә  алырга  мөмкин  иде. 

Моннан  тыш, әлеге  ярминкә  мәйданында  республиканын  эре  сәнәгать  оешмалары   үз  товарларын  тәкъдим  итте: ООО  “Пестречинка”,  ООО “Майский”  теплица  комбинаты”,  “Яратель”  кошчылык  фабрикасы,  ООО  “Буа  шикәр  заводы”, ООО “Залесный” агрофирмасы”, ООО “Казан тегермәне”, ООО “Добро Мясо”, ООО “Челны - Бройлер”, ООО “Питрәч сөт комбинаты” h.б..

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International