Россия галимнәре элиталы үгезләрдән торган көтү булдыру өстендә эшлиләр

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе
 

Россиянең ит токымлы терлек үстерү белән шөгыльләнүче эре  агросәнәгать компаниясе  җитештерүгә  генетиканың алдынгы фәнни казанышларын кертә: бары тик элиталы үгезләрдән генә торган  көтү булдыра.
Компаниянең махсуслаштырылган генотиплаштыру лабораториясендә эшләүче галимнәр   иң яхшы үгезләрнең спермасын  гендер сыйфатлары буенча сайлап алу технологиясен куллана.  Әлеге алым  ит җитештерүне сизелерлек арттыру өчен һәм аның  йомшаклык, мәрмәрлек кебек сыйфатларын арттыру өчен кулланыла.  Моның өчен иң яхшы токымлы  донор үгезләр сайлап алынды , алар махсус фермада тотыла. 
«Безнең  „элиталы отрядта“  орлык доноры буларак эшләүче 25 үгез асрала, — дип сөйли компаниянең геном  селекция  үзәге җитәкчесе  Николай Елаткин. — Болар 16 ангус (абердин-ангус токымы —мәрмәр ит бирүче үгезләр), 3 вагю (мәрмәр итнең башка  сорты) һәм 5 голштин  токымлы үгезләр (сөт токымы). Алар орлык алу станциясенең аерым территориясендә асралалар. Безнең  барлык үгезләр геном бәяләү уздылар. Алар арасында иң яхшы генетик потенциалга ия  дөньяда топ 1-3% керүче үгезләр бар».

Элиталы үгез – җитештерүчеләр өчен зур энергия югалтуларын компенсацияләү өчен югары туклыклы,  персональ  рацион эшләнгән.  Үгезләрне туклыклы ашату һәм махсус  карау  даими рәвештә орлык алу  мөмкинлеген бирә, орлыклар лабораториягә җибәрелә, биредә сперматозоидлар  җенес буенча  аерыла.

«Сперманы гендер  принцибы буенча аеру —  терлекчелеккә үтеп кергән алдынгы  технология, — дип билгеләп үтте МФТИ ның геном  инженерия лабораториясе җитәкчесе  Павел Волчков. — Әмма нәкъ менә “ана” сперматозоидларны аеру җиңелрәк: биредә җенесне билгеләүдә хата җибәрү кимерәк. “Ир - ат”  спермалар белән берникадәр проблема бар: аларны буярга кирәк, ә буяу төгәл җавап бирми, ә бары тик спектр гына бирә.  Әлбәттә,  төгәл буялганнарны гына  җыярга мөмкин,  әмма бу очракта бик күп сперматозоидларны  төшереп калдырырга туры киләчәк”.
 Волчков сүзләре буенча, мөгезле эре терлек очрагында бу аз мәгънәгә ия. Сыерларны орлыкландырырга  түбән дозалар да  (1-2 млн сперматозоид) җитә, шуңа күрә  бу технологияне куллануда  мәгънә  бар. Галимнәр хайваннарны ясалма орлыкландырудан 40% тана һәм 60% үгез, ә иң яхшысы 30% тана һәм 70% үгез алса да, бу күрсәткеч ит терлекчелегендә  революцион вакыйга булачак. 
Беренче хайваннар “ир –ат ” сперматозоидлар белән июльдә орлыкландырылган. Хәзер якынча 25 мең сыер орлыкландырылган. Беренче бозаулар 2021 елның апрелендә туарга тиеш.

 

   

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International