Нәҗип Хаҗипов: Татар атлары бүген үзләренең чыдамлыгын эш белән күрсәттеләр

2019 елның 14 сентябре, шимбә

   

Татарстанның  Арча  районы  Яңа  кырлай  авылында  Ат көненә  багнышланган  ат  спорты  ярышлары  узды.    40, 80 һәм 120 километр дистанциядә  бөтен  республика спортчылары  катнаша.  Быел  ярышларда  беренче  мәртәбә  татар  атлары  да  катнашты.  

«Ярышлар  бишенче мәртәбә  уза.   Бүген  биредә  бөтен  республика ат  үрчетүчеләре  җыелган. Быел килүчеләрне  яңалык  көтә  – татар атлары.  Алар  бик  чыдам,  күп игътибар да  таләп  итмиләр,  аларны  бик  тыныч ашатып  була.   Моннан  тыш,  аларның  бик  матур  алтынсу  төстә  булуы  да  җәлеп  итә», — дип  сөйләде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов.

Татар  атлары  үзләренең  чыдамлыгын  бүген  эш белән   күрсәттеләр   — нәкъ менә  шундый  атта 40 километр чабышта  ениногорскидан  катнашучы     Самат Нәбиуллин финишка беренче  булып  килде.  Ул  үзенең  күптән инде  ат спорты  белән  шөгыльләнүе турында  сөйләде.  Аның  өчен  татар  аты  иң яхшылардан    санала. 

«Башта дистанция авыр  булып  тоелды. Ярты  юлны  узгач,  кайбер  атлар  арыдылар,  ә  без - юк.  Безнең  икенче  сулыш ачылган  кебек  булды», — дип  сөйләде  спортчы.

Чабышлардан  тыш,  тагын  истә  калырлык конкурслар да  оештырылган иде.   Мәсәлән,  конкурста катнашучылар  иң матур  бизәлгән арба  белән  кунакларны  гаҗәпләндерергә  тырыштылар, татарча  җырлар  җырладылар,   самовар чәе  белән  сыйладылар, кайберләре  хәтта  карета  да  бизәгәннәр  иде.  

«Без кыштан  башлап   бу  чарага  әзерләндлек.    Дамир атларны  бик  ярата һәм алар  белән  рәхәтләнеп шөгыльләнә.   Гаиләсе  - хатыны  һәм кызы белән  алар бәйрәмгә  әзерләнәләр,  атларны  бәйрәмгә  бизиләр», — дип  сөйләде  Арча командасыннан  катнашучы.  

Ат җигү тизлегенә конкурста  катнашучылар  бик  тиз арада  ат  җигәргә, арбага  печән  төяргә һәм йөз метр  араны  үтәргә   тиеш  иделәр.

Ярышлардан  соң,  катнашучылар атларда  «Аударыш» көрәшендә  катнаштылар.  Кагыйдәләр буенча,  ике  катнашучы  атларда  берсе  җиргә  егылып  төшкәнче  көрәшәләр.    Тамаша  бик  мавыктыргыч булды, манеж тирәсендә берничә  йөзләгән кеше  җыелды.   Барысы  да  кычкырдылар,  җан аттылар,  кул чаптылар.  

Кунаклар  көн дәвамында  шулай  ук  бәйрәм    концертын, ат  спорты  буенча  яшүсмерләр  спорт мәктәбе  балаларының чыгышларын  карадылар,  шулай  ук  тимер  чүкү  буенча    мастер-класста  булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International