Нәселле терлекчелек өлкәсендә федераль hәм региональ башкарма хакимият органнары вәкаләтләренә төгәллек кертелде. Бу турыдагы закон 13 августа гамәлгә керә. Аерым алганда, әлеге документ Федерация субъектларына нәселле терлекчелек продукциясенә экспертиза уздырырга hәм нәсел таныклыкларын бирергә хокук бирә. Хәзерге вакытта мондый вәкаләтләр булмау эшне сизелерлек катлауландыра. Шулай ук, документта нәселле хайваннарга hәм нәселле көтүләргә дәүләт теркәвен рөхсәт итмәүче нормалар да язылган. Мисал өчен, дәүләт теркәвен рөхсәт итмәүгә нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнүче гражданнар hәм юридик затлар тарафыннан дәүләт нәселле хайваннар китабына hәм дәүләт нәсел регистрына кертелергә тиешле мәгълүматларны бирмәү нигез булып тора ала.