РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ветеринария препаратлары җитештерүдә импортны алмаштыру планын эшләүгә керешә

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

   

Үзебезнең ветеринария вакциналарын җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы чит илдә эшләнгән диагностика, дәвалау, профилактикалау чараларын алмаштыруга юнәлдерелгән комплекслы план эшләде. Әлеге вакытта проект башлангыч этапта.  Беренче этапта проект планы  үзебездә җитештерелгән хайваннарны дәвалау чараларының  бәясен hәм срокларны исәпләүне үз эченә ала.   Планны тормышка ашыру барышында технологик модернизациягә  мохтаҗ оешмалар саны hәм  хайван авыруларын дәвалау, профилактикалау чаралары өчен инновацияләр билгеләнәчәк. Ведомство шулай ук планга Россия ветеринария препаратлары җитештерүчеләрнең экспорт потенциалын үстерүгә ярдәм итү чараларын, импортны алмаштыруны фәнни яктан тәэмин итүдә укыту программаларын корректировкалау чараларын кертә. Финанслау буенча тәкъдим РФ Хөкүмәтенә 2020 ел башында тәкъдим ителәчәк. Барлык норматив – хокук актларын эшләп бетерү hәм проектны Министрлар кабинетына кертү 2020 елның сентябренә планлаштырыла. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International