«Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенә әзерләнү hәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә узды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   

16 гыйнварда “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, нәсел эше бүлеге башлыгы Ирек  Әхмәтов  «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенә әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган эшче киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов уздырды. Киңәшмә кысаларында Николай Титов күргәзмәдә катнашучылар белән очрашты, экспозицияләр урнаштыру урыннарын күрсәтте, эре авыл хуҗалыгы техникасын урнаштыру, кирәкле җайланмаларны монтажлау мәсьәләләре турында сөйләштеләр, катнашырга теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән барлык оештыру мәсьәләләрен карадылар.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы 13 февральдә узачак, аның темасы: «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар». Әлеге  утырыш кысаларында 13-15 февральдә Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең "ТатАгроЭкспо" эре күргәзмәсе узачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International