ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2020 ел
җомга

   

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган оператив мәгълүмәтләр  буенча  бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3805 тонна  тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда  152 тоннага (+4,2%) күбрәк.  Продуктивлык буенча һичшиксез лидер  булып Әтнә районы тора – биредә 1 сыердан 30,9 кг. сөт алына.  Сөт җитештерү күләме  буенча беренчелек  Кукмара районында  (көненә 305 тонна). Узган ел белән чагыштырганда  җитештерүчәнлек Саба районында  арткан.  Биредә көненә  215 тонна  сөт җитештерелә, бу узган ел белән чагыштырганда  26%ка күбрәк. Шулай ук, Мамадыш, Балтач, Түбән Кама, Актаныш, Азнакай, Биектау һәм Арча  районы терлекчеләренең  күрсәткечләре дә югары.

  Сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының иң өстенлекле юнәлеше булып торуын ассызыклап узарга кирәк. Ә соңгы дөньяви  вакыйгалар барышында, сөт терлекчелеге  илебезнең азык – төлек  куркынычсызлыгын тәэмин итүдә  мөһим урынны  алып тора.  Министрлык  тарафыннан  тармакка  ярдәм күрсәтү  чаралары комплексы  аркасында сөт җитештерү, эшкәртү  һәм  сату   буенча туктаусыз эш алып барыла. Алай гына да түгел,  җитештерү  үсешенә тенденция дә күзәтелә.     

 


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

   

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.

 


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

   

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк.

 


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   

2025 елга  көндәшлеккә сәләтле, илебез селекциясе эшләгән ит токымлы тавыклар  җитештерү гомуми күләмнең 15 % тәшкил итәргә тиеш, дип белдерде  Джамбулат Хатуов.

Россия кошчылыгы  илебез азык – төлек куркынычсызлыгында  мөһим роль  уйный.

РФ Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары  Джамбулат Хатуов  Россиядә  кошчылык тармагы  үсешенә һәм регионнарны кош ите белән тәэмин итүгә  багышланган  селектор киңәшмәсе уздырды. Киңәшмәдә  регионнардагы  агросәнәгать комплексы, тармак берләшмәләре вәкилләре катнашты.    

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов Россиядә кошчылык үсеше илебез азаык – төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен  иң мөһим юнәлешләрнең  берсе булып тора, дип ассызыклады.

 « 2019 елда  сугым авырлыгында кош җитештерү 5 млн тоннаны тәшкил итте., ә импорт бары тик 227 мең тонна. Шул ук вакытта, ит җитештерүнең гомуми күләмендә  кошчылык продукциясе  44%   тәшкил итә. Узган ел  45 млдрд данә тавык йомыркасы  алынган  - бүген без тулаем тавык йомыркасы белән тәэмин ителгән», - дип белдерде  Джамбулат Хатуов

 Джамбулат Хатуов сүзләре буенча, хәзерге  вакытта  тармак  алдында кошчылык продукциясе экспортын арттыру стратегик бурычы тора. Узган ел чит илгә кош итен җибәрү 200 мең тоннаны тәшкил итте.

 


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

   

Республикабызның табигать байлыклары арасында биологик ресурслар, бигрәк тә су ресурслары, дәрәҗәле урыннарның берсен алып тора. Әмма без әлегә бу мөһим социаль һәм икътисадый роль уйный торган байлыклардан тулысынча файдаланмыйбыз.

Балыкның ашамлык һәм диетик продукт буларак кыйммәтендә шигебез юк. Эшли башлаган эшкуарга очраган проблемаларны җиңеп чыгу өчен 2019 елдан “Кече һәм урта эшкуарга ярдәм” илкүләм проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Узган ел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы буенча дәүләт ярдәменә ия булган 103 кеше арасында Бөгелмә районыннан обладателей Рәфис Әхмәтсафин да бар. Ул балык үрчетү өчен 3 миллион сум күләмендә грант ала. Елга 24 тонна балык үрчетүне планлаштыра ул. Фермер уйлавынча, бу эш, һичшиксез, табышлы, ә конкуренциягә килгәндә, ул Татарстанда гына түгел, ә Россия буенча да юк диярлек. Сәүдә киштәләрендә дә балык аз, шуңа күрә бу эшнең перспективасы зур.

«Минем улым 3 ел  инде балыкчылык белән шөгыльләнә, бу мине дә җәлеп итте, — дип аңлатты Рәфис Миншаһит улы. — Улым яшүсмер вакыттан ук Самара өлкәсенә еш кына туганнарга бара иде. Аларда бу тармак шактый алга киткән. Менә шуннан бездә дә балыкка һәм аңа бәйле бар нәрсәгә тартылу уянды. Аннары ул төрле шәһәрләргә йөреп укыды, белемен арттырды, ә мин, әтисе буларак, аның башлангычларын хупладым, кайчак – киңәшләр бирдем, кайчаак – эш белән булыштым. Пенсиягә чыккач, бу проект буенча ныклап торып шөгыльләнә башладым. Яңа сулыш өргән кебек булды. Татарстанда булмаган балыклар — токымлы карплар, толстолобиклар һәм амур балыклары үрчетәчәкбез. Төп сүз монда “токымлы”, чөнки карпларның да төрлесе бар».


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

   

2020 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


21
март, 2020 ел
шимбә

   

РФ  Авыл хуҗалыгы министрының  беренче урынбасары Джамбулат Хатуов сөт терлекчелеге тармагы үсеше буенча кинәшмә уздырды. Чарада региональ аграр оешмаларның җитәкчеләре, тармак берләшмәләренең вәкилләре катнашты.  
Кинәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов  2019 ел сөт терлекчелеге өчен бик уңышлы булуын ассызыклап үтте. Дәүләт, фән һәм бизнесның уртак тырышлыгы белән тармак үсешендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде. Сөт җитештерү 700 мең тоннага артты. “Сөт терлекчелеге алдында Азык – төлек куркынычсызлыгы Доктринасын тәэмин итү бурычы тора. Шуңа бәйле рәвештә  максан күрсәткече 90% ка җитсен өчен җитештерүне үстерә барырга кирәк. 2025 елга барлык төр хуҗалыкларда сөт җитештерү 34,3 млн тоннага җитәр дип көтелә”, - дип белдерде Беренче урынбасар.


Кинәшмә барышында Дәүләт программалары кысаларында сөт тармагы үсеше өчен  бер бөтен чаралар комплексы каралуы турында ассызыклап кителде. Моннан тыш, агымдагы елдан башлап субъектларга  компенсация субсидиясе рәвешендә ярдәм күрсәтү каралган. Әлеге  субсидия үз эченә нәселле сөт терлекчелегенә  ярдәм итү һәм сөт җитештерүгәне арттыру чараларын ала.
Киҗәшмә азагында  регионнар алдында тармак үсеше һәм нәсел эше үтәлеше өчен  кулланылган чараларның нәтиҗәлелеген анализлау бурычы куелды.  Анализ нәтиҗәләре РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сөт терлекчелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен  эшләгәндә  исәпкә алыначак.

 

   

Татарстан агрофирма җитәкчеләренә сөт терлекчелегенә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Бу турыда  ТР Авыл хуҗалыгы  министры  Марат Җәббаров  Югары Ослан районына сәяхәте барышында белдерде.  Район башлыгы  Марат Зиатдинов  белән берлектә ул Ямбулат авылының “Заря” агрофирмасында булды. Биредә терлекчелек, үсемлекчелек  һәм җимеш агачлары үстерү белән шөгыльләнәләр.  Быел 11га җиргә интенсив технология буенча, сугарылыш, тамчылап сибү өчен  заманча җиһазлар кулланып  алма бакчасы утырту планлаштырыла.  Тотрыклы җимеш бирү 4-5 елдан башланыр дип көтелә. Марат  Җәббаров  баланс комиссиясе составында Югары Ослан районының 2020 елга язгы кыр эшләрен уздыру буенча эшлекле планнарны кабул итүдә катнашты.  «Районның киләчәге яңа алдынгы технологияләр куллана башлауда.  Югары технологияле комплекслар  төзү; азык  үзәкләре, көтү белән идарә итү, ашату белән идарә итү программалары  урнаштыру  кирәк. Бу мәсьәләдә район күрше  Тәтеш, Буа, Апас һ.б. районнарыннан калыша,”  - дип билгеләп үтте министр.   Вице-премьер шулай  ук агрофирмаларда  кулланылмаган зур резервларга һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә  игътибар итте. «Агрофирма җитәкчелегенә сөт терлекчелегенә  мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт җитте. Сөт икътисадын югары продуктивлык аша  тәэмин итәргә кирәклеге турында онытмаска кирәк. Ә бу бары тик  алдынгы технологияләрне кертү мөмкинлеге булган  продуктив, баланслы  ашату оештыру  юлы белән генә мөмкин”, -  дип ассызыклап үтте Марат Җәббаров. 
 


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   

Марилия кушаматлы Джироландо  токымлы Бразилия сыеры  иң күп савым буенча Гиннеслар рекордлар  китабына кертелде.

Бу  турыда  биредә узган турнирларның берсендә билгеле булды.  Әлеге турнирда  3 савым эчендә сыердан  127,57 кг. сөт алынган. Бу элеккеге рекорд белән чагыштырганда 17 кг.га атыграк.  

Сыерның хуҗасы  Густаво Соуза  сүзләренчә, бу вакыйга терлек өчен беренче  тапкыр. Марилия үзенең көндәшләреннән һәм элекке реклордтан зур  аерма белән җиңде. Хуҗа сүзләре буенча, сыер яхшы токым бирә: 1 үзез, 8 тана. Алар барасы да ЭКО ярдәмендә үстерелгән.

 Джироландо  токымы берничә ел элек голланд  токымын һәм зебуны (өркәчле үгез)  кушылдыру юлы белән барлыкка китерелгән. Әлеге токым югары сөт  продуктивлыгы һәм күп нәсел бирә алуы белән аерылып тора.

 

 

   

    Язын  табигать уяну белән  яшеллек кенә түгел, кыш буена җыелган чүп – чар да чыга. Бу чорда өмәләр оештыру моңа каршы менә дигән чара.  Шулай ук, өмәләр коллективны  берләштерү чарасы да. Бер сүз белән әйткәндә, уртак хезмәт берләштерә!

 Ел саен  язын  “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ  хезмәткәрләре  тирә – юнь чистарту, тәртипкә китерү өмәләрендә катнашалар. Бу ел да искәрмә булмады. Бүген  ТР АХМның Терлекчелектә нәсел эше идарәсе  хезмәткәрләре, тырма – көрәкләр алып, Игенчеләр сарае тирәсендәге территорияне җыештырырга чыктылар.  Һава торышы шартларына карамастан, уртак тырышлык  белән санаулы сәгатьләр эчендә Игенчеләр сарае каршындагы сквер һәм якын – тирә  территория  тәртипкә  китерелде. 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International