ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

   

Татарстанда сөт җитештерү  2,6% ка арткан. 2020 елның 1 кварталында   440  мең тонна сөт җитештерелгән. Бу турыда  ТР Авыл хуҗалыгы министры  Марат Җәббаров хәбәр итте.

Ул  билгеләп үткәнчә, 3 ай эчендә 130 мең тонна терлек һәм кош ите үстерергә планлаштырылган иде. План  1 % ка (131,8 мең тонна) арттырылып үтәлгән. Дуңгыз ите буенча үсеш 11%ны,  кош ите буенча  3%ны тәшкил иткән. 21 район  сыер итен җитештерү буенча план күрсәткечләрен үтәмәгән, дип өстәде Марат Җәббаров. План үтәлмәүнең төп сәбәбе -  сыйфатлы азык булмау.

Районнар  2020 елга терлекчелекне үстерү буенча юл карталары эшләделәр, әмма күбесе план күрсәткечләрен үтәми. Марат Җәббаров район җитәкчеләрен инвесторлар белән берлектә  1 ай эчендә  зыянга эшли торган  хуҗалыкларда терлекчелек торышын анализларга һәм  әлеге хәлдән чыгу  өчен юл картасын эшләргә  кушты. 


24
апрель, 2020 ел
җомга

   Food NewsWeek (FNW)  порталы Росстатка  сылтама белән , 2020 елның мартында  саклау срогы озын  булган  продуктлар, ярымфабрикатлар  җитештерү күләме буенча  мәгълүматларны бастырды.  COVID-19 пандемиясенең беренче аенда  саклау срогы озын булган продуктларга сорау артты, шул ук вакытта кайбер продуктларны тәкъдим итү дә күбәйде. Эпидемиологик  хәл үсү  белән сатып алучыларның да сораулары үзгәрде. Җитештерүчеләр моңа вакытында  күреп алды һәм  кайбер продуктларны җитештерү  күләмен үзгәртте. Мисал өчен, март аенда ит консерваларын җитештерү еллык исәп белән алганда 27,2% ка, ә февраль ае белән чагыштырганда 45,4%ка арткан.  Барлыгы 2020 елның  I кварталында бу категориядә шартлы рәвештә 154 млн. банка продукция җитештерелгән. Бу 2019 елның  I кварталы белән чагыштырганда 11,1%ка күбрәк. 


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

   

Кешеләр дуңгызлардан һәм башка йорт хайваннарыннан  коронавирус  белән зарарлана алмый, дип саный Утрехт университетының (Нидерланды) ветеринария  медицинасы факультеты эпидемиологы, профессор Арьян Стегеман. Голландия эпидемиологы  сүзләре буенча, авыл хуҗалыгы хайваннарыннан  кешегә коронавирус күчү мөмкинлеге турында сүзләр нигезсез.

«Авыл хуҗалыгы хайваннарынын үзләренә хас коронавируслар тибы бар. Ләкин алар бер төрдәге хуҗага гына хас һәм башка төрдәге хуҗага күчә алмый.  Мисал өчен дуңгызлардагы диарея вирусы (PED) бары тик дуңгызлар арасында гына тарала ала. Нәкъ шулай ук  йорт кошларындагы инфекцион бронхит (IB) вирусы  бары тик тавыклар арасында гына тарала ала.  Кешеләрнең SARS-Cov-2 вирусы да терлекләрдән кешегә күчәр өчен бик зур үзгәреш кичерергә тиеш булыр иде”, - дип аңлатты ул.  Авыл хуҗалыгы хайваннары  аша  вирус  таралу  кыска вакыт эчендә  билгеле булыр иде.  Профессор Стегеман сүзләренчә: «Эпидемиологик  анализда йорт хайваннары белән аралашу кешеләргә зарарлану  куркынычы тудыра дигән бернинди  күрсәтмәләр дә юк. Әмма Азиядә моңа зур игътибар бирелде, чөнки анда коронавирус чыганагы булып  ярканатлар  торырга мөмкин дигән шик бар иде. Хәзерге вакытта  хайваннар белән кешеләр арасында коронавирус  белән зарарлану очраклары юк.

«Ветеринария медицинасы әлеге очрактан нәтиҗәләр ясарга тиеш: иң беренче очракта санитария таләпләренә игътибар бирергә кирәк, авыру терлекләрне  фермадан чыгармаска, хайваннарны дәвалауда  вакытлы һәм заманча чаралар кулланырга”,- дип өстәде белгеч.

 


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

   

Соңгы арада  сөт сарыкчылыгына игътибар арта.  Әлеге тармакның уңай ягы буларак, сарыкларның кәҗәләргә караганда  талымсыз һәм тыныч хайван булуы, ә сарык сөтен һәм аннан  эшләнгән продуктларны  кыйммәтрәк бәягә сатарга мөмкин булу китерелә.  

Сарык сөте  файдалы һәм туклыклы дип санала.  Сарык сөте  сыер сөте белән чагыштырганда кальций, фосфор, магний кебек элементларга ,  А, В, Е витаминнарына баерак  һәм кеше организмы тарафыннан яхшырак эшкәртелә.

Коры матдәләр буенча сарык сөте хаттә кәҗә сөтеннән дә яхшырак,  димәк сарык сөте  сыр ясау өчен  идеаль  чимал булып тора. Шул рәвешле,  шәхси фермаларда сарык үрчетеп, сарык сөтеннән йогурт,сыр ясап сату мөмкинлеге  кызыклы күренә.  

Күп тикшеренүләр  көтүлектә кимендә 3  сарык булырга тиеш дип аңлата, әмма кечкенә хуҗалыклар  1 пар  да җитә дип саный.  Токымны сайлар алдыннан сарыкларның  нинди максатны күздә тотып алынуын  билгеләргә кирәк: сөт, йон, яисә ит  өченме?

Сарыкчылык белән шөгыльләнүнең 2 ысулы бар: махсуслаштырылган сөт  сарыклары белән яисә сөт токымыннан булмаган сарыклар белән. Сөт токымлы сарыкларның  лактация   вакыты күпкә озынрак: 8 айга кадәр сузылырга мөмкин. Шул ук вакытта  сөт тармагыннан булмаган сарыкларның лактация чоры гадәттә 3-5 ай дәвам итә һәм әлеге төр сарыклар сөтне дә азрак бирә.   

Озак лактация һәм югары продуктивлык буенча иң яхшы токымнар булып көньчыгыш-фриз һәм лакон токымнары санала.

 Көньчыгыш-фриз токымыннан булган сарыклар  лактация чорында (220-240 көн) гадәттә  45-50 кг  тирәсе сөт җитештерәләр. Әлеге токым сарыклары шулай ук  ак,  караңгы – коңгырт төстәге яхшы йон бирәләр. Бәтиләр  туганда ук  эре һәм итләч булып туалар. Кагыйдә буларак, көньчыгыш-фриз токымыннан булган сарыклар  күндәм һәм дустанә, әмма булган шартларга бик чыдам түгел.   

 Лакон  токымлы сарыклар – иң яхшы француз сөт сарыклар. Алар  көньчыгыш-фриз токымлы сарыкларга караганда сөтне азрак бирәләр, әмма аларның сөтләре коры матдәләргә баерак.  Лакон токымлы сарыклар шартларга яхшы җайлашалар, ләкин йон  өчен асрауга туры килмиләр: аларның башлары, аяклары, корсак өлеше йонсыз.   

 Ассаф  токымлы сарыклар  Израильдә  Авасси һәм Көньчыгыш-фриз токымыннан кушылдыру юлы белән барлыкка китерелгән. Ассаф – йон – сөт токымы, әмма аларны табырга һәм сатып алырга  кыен.

Сөт сарыклары өчен яхшы, югары сыйфатлы азык кирәк. Димәк   бай  көтүлек, кузаклы печән, билгеле күләмдә концентрацияләнгән азык  булуы мөһим. Шулай ук, чиста су һәм минераллар булуы да шарт.  Башка төрләргә (кәҗә, ат, мөгезле эре терлек)  эшләнгән коммерция азыгы яисә минераллар сарыкларга туры килми. Аларда бакыр бар. Ә бакыр сарыкларның бавырында тупланып барып  сарыкның агулануына китерегә  мөмкин.

 

 


18
апрель, 2020 ел
шимбә

   

Россия Фәннәр Академиясенең Себер бүлегенә караган  Омск аграр фәнни үзәге галимнәре  ит – йомырка юнәлешендәге югарыпродуктивлыкка ия бытбылдыклар токымын  чыгардылар. Россиядә беренче тапкыр уйлап табылган  бытбылдыклар токымы “омская”  атамасын алды.  Себердә уйлап чыгарылган токым, моңа кадәр Россия  фермер хуҗалыкларында, махсуслаштырылган  кошчылык фабрикаларында кулланылган кошлар белән чагыштырганда  итне күбрәк бирә.  Әгәр бу  селекция казанышын сәнәгати кошчылыкта киң кулланылган   “Япония” токымлы бытбылдыклар белән чагыштырсан, 6 айлык  вакытта “Омская” токымлы бытбылдыклар авырлыклары  буенча   25 – 40 %  зуррак.  Йомырка салу буенча  10 атналык ана бытбылдык “Япония” токымын   20,7% ка,  авырлык буенча 26,5% ка артыграк.  44 атналык  Себер бытбылдыкларының  йомырка салу мөминлекләре  “фараон” токымлы бытбылдыклар белән чагыштырганда  18,6%ка югарырак. Бер елга бер ана бытбылдык 250 йомыркага кадәр бирергә мөмкин.  Шартларга яраклашу мөмкинлекләре югары булу сәбәпле, әлеге бытбылдыкларны  Россиядә җитештерелгән азык ярдәмендә үстерергә мөмкинлек бирә. Селекционерлар әлеге токымны кошчылык оешмалары, фермалары хуҗаларына, шәхси хуҗалыкларга тәкъдим итә. Алга таба Омскта  чыгарылган бытбылдыкларны  “Техас” токымы белән кушылдыру планлаштырыла – бу яңа ит кроссын булдырырга мөмкинлек  бирәчәк.  

 


17
апрель, 2020 ел
җомга

   

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) эш бирүчеләрне Хезмәткәрләр арасында яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча күрсәтмәләрне үтәргә өнди.

Аларга хезмәткәрләрне кулларын эшкәртү өчен (шул исәптән дозаторлы җайланмалар ярдәмендә) дезинфекцияләү чаралары белән яисә дезинфекцияләү салфеткалары белән тәэмин итәргә, бу гигиеник процедураның үтәлешен тикшерееп торырга тәкъдим ителә. Оешмада биналарны җыештыру һәм хезмәткәрләрнең кулларын эшкәртү өчен дезинфекцияләү чараларының, битлекләрнең һәм респираторларларның запасы кимендә биш көнгә җитәрлек булырга тиеш.

Моннан тыш, эш бирүчеләргә хезмәткәрләр оешмага кергәндә, аларның тән температурасын үлчәргә, әгәр ниндидер үзгәрешләр булса, моны көн дәвамында берничә мәртәбә эшләргә тәкъдим ителә. Хезмәткәрнең  температурасы югары һәм йогышлы авыру билгеләре булса, ул эш урыныннан җибәрелергә тиеш. Эш бирүче хезмәткәр тарафыннан табиб чакыртуны контрольдә тотарга тиеш. Эш бирүче шулай ук, хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе теркәлгән илдән кайтканнан соң, 14 көн өйдә үз-үзләрен изоляцияләүне үтәүләрен тикшереп торырга тиеш була.

 

   

 Корридельләр  –  ит – йон юнәлешендәге озын – нәзек койрыклы сарыклар. Алар ана меринослар һәм ит токымлы  линкольн  һәм ромни-марш  бәрәннәрен  кушылдыру юлы белән барлыкка китерелгән.

 Ставрополь өлкәсенең Степнов районында  Корридель токымлы Австралия сарыкларының токымын алганнар, дип  хәбәр итә РИА Новости.

2018 елда  баш санын яхшырту өчен  нәсел хуҗалыгы тарафыннан  Корридель токымлы ике тәкә алына. Корридель токымлы Австралия сарыклары  зурлыклары, тиз өлгерүләре, зур күләмдә йон бирә алулары белән аерылып торалар.  Дүрт айлык  бәтиләрдән 15-20 кг. ит һәм 4,5 – 5 кг. ярымнәзек  йон алырга мөмкин.

Ставрополь  нәсел заводында агымдагы елда  корридель токымлы 66  бәти туган. «Җитештерү күрсәткечләрен яхшырту  өчен  әлеге токымны  төньяк  кавказ ит – йон сарыкларында куллану  планлаштырыла”, -  дип аңлатып үтте өлкәнең Авыл  хуҗалыгы министрлыгы. 

Ит- йон  юнәлешендәге корридель токымын  1880 – 1910 еллар аралыгында Яңа  Зеландиядә  Корридельләр фермасында барлыкка китерәләр.  Атамасын да  әлеге токым уйлап табучылар хөрмәтенә ала. Әле токым сарыклары Америка, Аргентина, Австралия, Уругвай,Көньяк Африка, Румыния һәм СНГ илләренә чыгарыла. Аларны төрле климатик шартларда үрчетәләр - субтропиклар,таулар, тигезлекләр.


10
апрель, 2020 ел
җомга

   МТС  компаниясе  терлекчелек  хуҗалыкларында  терлек санын контрольдә тоту  системасын сыный, дип сөйләде МТС компаниясе вәкиле Алексей Меркутов.  Сыерларның тән температурасын,  эчелгән су күләмен, хайваннарның активлыгы артыннан  300 граммлы  махсус  радиодатчик-болюслар күзәтә, аларны хайваннар азык белән бергә йота, дип сөйләде Меркутов. Мәгълүмат  аналитик  системага трансляцияләнә. Бу үз чиратында хайван авырмыймы яисә бозаулау вакыты җитмәгәнме – шуларны аңларга ярдәм итә. Датчиклар үз авырлыгы белән сыерларның  күпкамералы ашказанының төбенә  утыра  һәм  гомер буена шунда кала.  


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

   Россия Хөкүмәте  Россия агросәнәгать  комплексына ярдәм чаралары буенча фикер алыша. Бу турыда РФ вице- премьеры  Виктория Абрамченконың пресс – хезмәте хәбәр итә.  Абрамченко сүзләре буенча,  система булдыручы оешмалар исемлегенә  агросәнәгать комплексының 103 оешмасы кертелгән.  Хәзерге вакытта  Россия икътисадының тотрыклыгын  күтәрү  өчен өстәмә ярдәм чаралары  эшләнелә.  Аерым алганда,  АО "Россельхозбанк"  һәм  АО "Росагролизинг"  механизмнары аша  АСК оешмаларына  льготалы  кредит  бирү турында сүз бара. Моннан тыш, үсемлекчелек һәм терлекчелектә утырту материалы, орлыклар, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары,  ветеринария препаратлары  кыйммәтләнү  сәбәпле авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең кайбер тармакларына ярдәм күрсәтү планлаштырыла.   
 


4
апрель, 2020 ел
шимбә

   РФ  Авыл хуҗалыгы министрлыгы  барлык төр хуҗалыкларда терлекчелек тармагының (дуңгызчылык һәм кошчылыктан башка)   азык белән тәэмин ителешен  даими рәвештә тикшереп бара. Региональ  АСК  идарәсе органнары  мәгълүмәтләре буенча  терлекчелек тармагы тупас һәм сусыл азык белән 109,8% ка тәэмин ителгән. Терлекчелек тармагын  тулысынча тәэмин итү өчен 12,9  млн. тонна  азык берәмлеге кирәк булса, хәзерге вакытта 14,2 тонна азык  әзерләнгән. Шул исәптән, 11,2 млн.  тонна тупас азык, сусыл азык – 3,1 млн. тонна.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International