Җитештерүчеләр терлек азыгына дарулар куша алачак

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы  җитештерүчеләргә  рецепт яисә сорау буенча  хайван азыгына  фармацевтика препаратлары кушарга рөхсәт итә торган закон проекты әзерләде.      2019 елдан  Россиядә  фармацевтика  субстанцияләрен турыдан – туры терлекчелек хуҗалыкларына сату тыела. Еш кына фермерлар аларны  терлек үсешен тизләтер өчен куллана иде. Әмма массакүләм практика  антимикроб резистентциясен китерергә  мөмкин иде, ягъни хәзерге дарулар терлек авырулары каршында көчсез булыр иде.    РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы закон проекты  фармацевтик эшчәнлеккә   лицензиясе булган җитештерүчеләргә  терлек азыгына дарулар кушарга рөхсәт итүне күз алдында тота. Моны алар препаратка  рецепт буенча, ветеринарлар яисә терлек үрчетүче оешмалар соравы  буенча эшли алачаклар.    Бу кагыйдәләр буенча кулланырга мөмкин булган  препаратлар исемлеген, рецепт формасын,  сорау һәм  аларны  теркәү тәртибен, проект буенча   Россельхознадзор  расларга тиеш. Моңа кадәр «Парламентская газета» язганча, ЭЭМда (МВД)  наркотик матдә саналган эторфинны  ветеринариядә куллануны  законлаштырырга тәкъдим  иттеләр. Россиядә аны куллану тыелган,  ә чит илләрдә ул хайваннар өчен зарарсыз  наркоз буларак кулланыла.     

  

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International