РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында җиңел һәм текстиль сәнәгатен терлекчелек тармагы чималы белән тәэмин итүгә багышланган чираттагы киңәшмә узды

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

   

РФ Авыл хуҗалыгы министрының Беренче урынбасары  Джамбулат Хатуов җиңел һәм текстиль сәнәгатен терлекчелек тармагы чималы белән тәэмин итүгә багышланган чираттагы киңәшмә уздырды. Чарада Россия Сәнәнгать һәм сәүдә министрлыгы, региональ АСК органнары, терлекчелек һәм эшкәртү оешмалары, тармак берләшмәләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.   
Киңәшмәдә билгеләп узганча, коронавирусной инфекциясе аркасында кертелгән чикләнмәләр шартларында җитештерү чылбырының: фермердан алып әзер продуктка кадәр -  тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итәргә кирәк. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының стратегик бурычы булып терлек баш санын арттыру, авыл хуҗалыгы хайваннарының генетик потенциалын арттыру аша продуктивлык сыйфатларын камилләштерү, шулай ук чималны әзерлзгзндә һәм беренчел эшкәрткәндә югалтуларны кимтү өчен  тармакны модернизацияләү тора.  

Узган ел  тире һәм күн җитештерү буенча лидерлар булып  Брянск, Воронеж, Мәскәү, Новосибирск өлкәсе, Краснодар крае, Удмурт Республикасы,  Татарстан һәм Марий Эл республикалары торды Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы оешмалры һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан нәзек йонлы һәм ярымнәзек йонлы токымлы сарыклардан алынган 18 мең тонна йон җитештерелгән.
Киңәшмә барышында региональ АСК идарәләренең җитәкчеләре, терлекчелек һәм эшкәртү оешмаларының вәкилләре чыгыш ясады. Хәзерге вакытта базарда чимал куллану кимү белән бәйле төп проблемалар булып  сатып алуга уртача срокка һәм озак вакытлы договорлар булмау һәм әзер продукциягә сорау кимү тора.  Әлеге проблемаларны чишү өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, чакырылган белгечләр белән берлектә  тармакка ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Аерым алганда, җиңел сәнәгать тармагын пандемия чорында зыян күргән тармак исемлегенә кертү мөмкинлеге карала, льготалы кредит алу өчен, лизинг түләүләре буенча, эчке базарны саклау буенча, заманча электрон сату каналларын үстерү буенча өстәмә ярдәм чараларын булдыру күздә тотыла. Болар барысы да озак вакытлы перспективада тармакны тотрыклы үстерергә ярдәм итәчәк.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International