Татарстанга беренче тапкыр “Швицкая бурая” токымлы таналар кайтарылды

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

  

Балык  Бистәсенең  Яңавыл авылында  урнашкан “Кулон Агро” акционерлык җәмгыятенең терлекчелек комплексына  Татарстанда беренче тапкыр, Россиядә дә сирәк очрый торган  “Швицкая бурая”  токымлы таналар  кайтарылды. Хуҗалык 500 баш тананы   Смоленск өлкәсендә урнашкан нәсел хуҗалыгыннан  сатып алды.

Таналарны махсус транспорт белән кайтардылар.  Швиц сыерлары Альп  таулыклары шартларында барлыкка китерелгән. Аларның тояклары да үзенчәлекле – ташлардан һәм кыялардан йорергә яраклашкан, әлеге токыс сыерлар бик чыдам.  Швейцария каны аккан сыерларның төп үзенчәлеге –  майлы сөт, бер савымга 25 литрга кадәр сөт бирәләр. Нәкъ шундый сөттән  чын   Швейцария  сыры һәм балалар өчен продуктлар ясыйлар. Барлыгы “Кулон Агро”ның 9 терлекчелек  биналарында 1838 баш терлек тотыла, шулардан  900 баш – савым сыерлары.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International