Терлекчелек оешмасының куәте 2,4 мең баш сыер тотарга һәм тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән.
“Азнакай” сөт – товар комплексын тулы куәтенә эшләтә башлаганчы, АГРОСИЛА мөгезле эре терлек селекциясе һәм көтүне сәламәтләндерү буенча актив эш алып бара, дип хәбәр итте журналистлар белән онлайн – очрашу вакытында “Агросила” АҖ нең терлекчелек буенча генераль директор урынбасары Аян Ибәтуллин.
«Мегаферма проектын тормышка ашыру барышында без үзебезнең генә сыерларны кулланырга ниятлибез. Шуның өчен АГРОСИЛА оешмасында мөгезле эре терлекләрне сәламәтләндерү буенча масштаблы программа кабул ителде. Әлеге программа Холдингның ветеринария хезмәте һәм Россия табигый фәннәр академиясе белән берлектә эшләнелде. Ике ел эчендә 100% ка Сарман һәм Зәй районнарындагы көтүләр сәламәтләндерелде, “Азнакай” сөт – товар комплексы эшли башлаганчы Азнакай районында да программа тормышка ашырылачак. Белгечләр даими рәвештә тестлар уздырып тора”,- дип хәбәр итте Аян Ибәтуллин.
Аның сүзләре буенча, әзерлек эшләре өчен сыерлар баш санын тикшерергә һәм кирәк булганда яшь таналарны аеру мөһим. «Иң яхшы чара - авыруларга каршы профилактика алып бару һәм яшь таналарны аеру. Үзебезнең тикшеренүләрдә без моны расладык», - дип билгеләп үтте Аян Ибәтуллин.
Ул, шулай ук, “Азнакай” СТК ын төзү планлаштырылган режимда бара дип белдерде: мөйданда вертикаль планировка, фундамент урнаштыру, җир эшләре тулы көченә бара.
Терлекчелек оешмасының куәте 2,4 мең баш сыер тотарга һәм тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән. Комплекска Америка һәм Европа селекциясе ярдәмендә формалаштырылган көтү кертеләчәк.