2019 елда “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ җитештерүне яңартуга 276 млн. сум акча тоткан

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

   

2019 елда Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты  оешманы техник яктан  җиһазландыру һәм модернизациягә акча бүлеп бирде. Җитештерү мәйданнарын  яңартуга АО “ЗМК” 276,5 млн.сум акча тотты. 

Иң күп акча -  169,7 млн. сум АО “ЗМК”ның Чистай филиалына тотылган. Биредә яңа Индекс – 6 ПЭТ линиясе өчен участок, аксымны  рациональ куллану өчен аппарат участогы модернизацияләнде. Яңа җиһазлар барлыкка килде - уалып торучы эремчекне упаковкалау автоматы һәм фасовкалау өчен яңа җиһаз алынды. Шулай ук, котельнаяда   реконструкция  узды һәм яңа котел урнаштырылды. Оешмада эремчек  һәм сыер мае участогын модернизацияләү ләвам итте.  

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында  балалар азыгы цехында кефир рәтенең савытлары тулысынча алыштырылды, заводны электр белән тәэмин итү системасы  реконструкцияләнде, яңа продукт - балалар йогурты җитештерә башлауга   техник әзерлек уздырылды.

АО “ЗМК”ның Буа филиалында булган технологик линия  3 яңа җиһаз белән тулыландырылды, яңа май ясау җиһазы эшли башлады, сыр җитештерүне 20% ка арттырырга мөмкинлек биргән сыр цехларын яңарту дәвам итте.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International