Әстерхан өлкәсендә коронавирус пандемиясе вакытында эшсез калган 2 мең кеше сезонлы эшләр вакытында агросәнәгать оешмаларына эшкә урнашканнар.
Регионның Авыл хуҗалыгы министры Руслан Пашаев аңлатканча, фермерларга ярдәмгә килүчеләр арасында 1 мең эшче Дагестан, Калмыкия һәм Россиянең башка регионнарыннан килгәннәр.
Әстерхан өлкәсе Россиядә беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы сезонын ача. Әлеге регионны Россиянең яшелчә бакчасы дип атыйлар, чөнки биредә авыл хуҗалыгы оешмаларының күбесе ачык һәм ябык грунтта яшелчәләр үстерә. Ә бу хуҗалыкларга сезонлы эшчеләр ярдәме кирәк дигән сүз. Кагыйдә буларак, 1 сезонга 8,5 мең кеше эшкә яллана.
Пашаев билгеләп үткәнчә, кешеләр туристик ял базалары ябылу сәбәпле фермерларга эшкә урнашырга мәҗбүр. “Эшкә урнашучыларның күбесе авылда торучылар, аларга басу эшләре ят түгел”, - дип әйтте министр. Җәй җиткән саен авыл хуҗалыгында эшче көчләргә сорау артачак кына. Май ахырына кадәр фермерларга өстәмә 3 меңгә якын эшче, уңыш җыю вакыты җиткәч кабат өстәмә 2,5 мең эшче кирәк булачак