Food NewsWeek (FNW) порталы Росстатка сылтама белән , 2020 елның мартында саклау срогы озын булган продуктлар, ярымфабрикатлар җитештерү күләме буенча мәгълүматларны бастырды. COVID-19 пандемиясенең беренче аенда саклау срогы озын булган продуктларга сорау артты, шул ук вакытта кайбер продуктларны тәкъдим итү дә күбәйде. Эпидемиологик хәл үсү белән сатып алучыларның да сораулары үзгәрде. Җитештерүчеләр моңа вакытында күреп алды һәм кайбер продуктларны җитештерү күләмен үзгәртте. Мисал өчен, март аенда ит консерваларын җитештерү еллык исәп белән алганда 27,2% ка, ә февраль ае белән чагыштырганда 45,4%ка арткан. Барлыгы 2020 елның I кварталында бу категориядә шартлы рәвештә 154 млн. банка продукция җитештерелгән. Бу 2019 елның I кварталы белән чагыштырганда 11,1%ка күбрәк. Үзизоляции режимы кертелгәннән соң ит ярымфабрикатларына сорау артты.Март аенда ит ярымфабрикатларын җитештерү еллык исәп белән 14,4%ка, ә агымдагы елның февраль ае белән чагыштырганда 9,5%ка артты. Тулаем алганда, 2020 елның I кварталында Россиянең ит эшкәртү оешмалары сатуга 917 мең тонна ярымфабрикатлар җибәргән. Бу узган ел белән чагыштырганда 12,7%ка күбрәк. Кошчылык продукциясен исәпкә алмаганда, ит җитештерү күләме 2020 елның I кварталында узган ел күрсәткечләреннән 9,1%ка артып, 706 мең тоннаны тәшкил итә. Март аенда бу күрсәткеч еллык исәп буенча 10%ка, ә агымдагы елның февраль ае белән чагыштырганда 10,2%ка арткан. 2020 елның январь-март айларында кошчылык компанияләре 1,2 млн тонна ит һәм субпродуктлар җитештергән – бу 2019 елның I кварталы белән чагыштырганда 3,4%ка күбрәк. Март аенда артым узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4,1%ны, февраль ае белән чагыштырганда 8,4%ны тәшкил иткән. Казылык эшләнмәләрен җитештерү агымдагы елның I кварталында еллык исәп белән 4,1%ка – 530 мең тоннага кадәр арткан. Шул ук вакытта, еллык үсешнең 5,9%ы март аена туры килә. Март аенда җитештерелгән бу категориядәге товар күләме 2020 елның февраль ае белән чагыштырганда 8,4% ка күбрәк. Терлек сугымы 2020 елның I кварталында еллык исәп буенча 9,1%ка арткан. Агымдагы елның март аенда узган ел белән чагыштырганда сугымга җибәрелгән терлек саны 10% ка күбрәк. Тулаем алганда 2020 елның январь – март айларында азык –төлек җитештерү 2019 елның шушы чоры белән чагыштырганда 9,9% ка арткан. Росстат билгеләп узганча, азык -төлек индустриясе Россия икътисадының драйверы (үсеш чыганагы) булып тора.