Кешеләр дуңгызлардан һәм башка йорт хайваннарыннан коронавирус белән зарарлана алмый, дип саный Утрехт университетының (Нидерланды) ветеринария медицинасы факультеты эпидемиологы, профессор Арьян Стегеман. Голландия эпидемиологы сүзләре буенча, авыл хуҗалыгы хайваннарыннан кешегә коронавирус күчү мөмкинлеге турында сүзләр нигезсез.
«Авыл хуҗалыгы хайваннарынын үзләренә хас коронавируслар тибы бар. Ләкин алар бер төрдәге хуҗага гына хас һәм башка төрдәге хуҗага күчә алмый. Мисал өчен дуңгызлардагы диарея вирусы (PED) бары тик дуңгызлар арасында гына тарала ала. Нәкъ шулай ук йорт кошларындагы инфекцион бронхит (IB) вирусы бары тик тавыклар арасында гына тарала ала. Кешеләрнең SARS-Cov-2 вирусы да терлекләрдән кешегә күчәр өчен бик зур үзгәреш кичерергә тиеш булыр иде”, - дип аңлатты ул. Авыл хуҗалыгы хайваннары аша вирус таралу кыска вакыт эчендә билгеле булыр иде. Профессор Стегеман сүзләренчә: «Эпидемиологик анализда йорт хайваннары белән аралашу кешеләргә зарарлану куркынычы тудыра дигән бернинди күрсәтмәләр дә юк. Әмма Азиядә моңа зур игътибар бирелде, чөнки анда коронавирус чыганагы булып ярканатлар торырга мөмкин дигән шик бар иде. Хәзерге вакытта хайваннар белән кешеләр арасында коронавирус белән зарарлану очраклары юк.
«Ветеринария медицинасы әлеге очрактан нәтиҗәләр ясарга тиеш: иң беренче очракта санитария таләпләренә игътибар бирергә кирәк, авыру терлекләрне фермадан чыгармаска, хайваннарны дәвалауда вакытлы һәм заманча чаралар кулланырга”,- дип өстәде белгеч.