Россия Хөкүмәте Россия агросәнәгать комплексына ярдәм чаралары буенча фикер алыша. Бу турыда РФ вице- премьеры Виктория Абрамченконың пресс – хезмәте хәбәр итә. Абрамченко сүзләре буенча, система булдыручы оешмалар исемлегенә агросәнәгать комплексының 103 оешмасы кертелгән. Хәзерге вакытта Россия икътисадының тотрыклыгын күтәрү өчен өстәмә ярдәм чаралары эшләнелә. Аерым алганда, АО "Россельхозбанк" һәм АО "Росагролизинг" механизмнары аша АСК оешмаларына льготалы кредит бирү турында сүз бара. Моннан тыш, үсемлекчелек һәм терлекчелектә утырту материалы, орлыклар, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, ветеринария препаратлары кыйммәтләнү сәбәпле авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең кайбер тармакларына ярдәм күрсәтү планлаштырыла.