РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы РФ Хөкүмәтенә “Нәселле терлекчелек турында” Федераль законның нәселле терлекчелектә дәүләт идарәсе өлешен камилләштерү максатыннан үзгәрешләр күртү турында” федераль закон проекты кертте, дип хәбәр итә матбугат үзәге. Министрлык тәкъдим иткән үзгәрешләр федераль hәм региональ башкарма хакимият органнары арасындагы вәкаләтләрне төгәл бүлә. Аерым алганда, нәселле терлекчелек өлкәсендә идарә эшен башкаручы РФ субъектлары хакимият органнары эшчәнлегенең төп юнәлеше булып нәселле продукциягә экспертиза уздыру hәм нәсел таныклыгын бирү торачак. Гамәлдәге законда әлеге вәкаләтләр регионнарга беркетелмәгән, бу исә нәсел эшен сизелерлек катлауландыра. Шулай ук, әлеге закон проекты бу өлкәдә артык административ чикләүләрне юк итүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, гариза бирү процедурасын hәм авыл хуҗалыгы хайваннарын ясалма орлыкландыруга, эмбрионнарны трансплантацияләүгә рөхсәт бирүне туктатуны күзаллый. Әлеге закон проектын кабул итү нәселле терлекчелек өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерергә ярдәм итәчәк.