Балтач районында машина белән сыер саву осталары конкурсы узды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

   

28 майда  Балтач  районында  машина  белән  сыер  саву осталарының  36 нчы  район  конкурсы  һәм  эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма  орлыкландыру   операторларының  12  нче   район конкурсы  узды  

 Чарада район  башлыгы   Рамил Нотфуллин,  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы, «Элита» баш  нәсел  предприятиесе” АҖ филиалы  җитәкчесе һәм белгечләре, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  һәм  белгечләре, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре    зоотехниклары  катнашты. 

Конкурсның  беренче  өлешендә  анда  катнашучылар    теоретик  сорауларга  җаваплар  бирделәр.  Икенче – практик  өлешендә   сыер савучылар  саву  аппаратын  сүтеп-җыю, сыер саву буенча  биремнәрне  үтәделәр,  эре  мөгезле  терлекләр үрчетү   буенча  технологлар ясалма  орлыкландыру  буенча  үз  осталыкларын  күрсәттеләр. 

Ярышлар  йомгаклары  буенча  машина  белән  сыер саву  осталары  арасында  1  нче  урынны  «Кызыл юл» АХҖКыннан   Гөлназ Нотфуллина алды,  2  нче  урынны    – «Сорнай» ҖЧҖеннән  Петрова Елена,  3  нче  урында   –  «Татарстан АХП» ҖЧҖеннән Гөлнар Ханнанова.   Эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма  орлыкландыру   операторлары  арасында     1  нче  урынга  Илнар Әхмәдиев чыкты  («Алга» ҖЧҖ), 2 нче  урында  -  Нина Петрова («Дуслык» ҖЧҖ), 3  нче  урында  – Илфак Фәлахетдинов («Борнак» ҖЧҖ).  Барлык  җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  Мактау  грамоталары һәм кыйммәтле  призлар  бирелде. Барлык  җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  Мактау  грамоталары һәм кыйммәтле  призлар  бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International