РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сентябрьдә сарыкчылык hәм кәҗәчелек тармагының үсеш стратегиясен тәкъдим итәчәк

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

   

Идарә тармагында билгеләп үткәнчә, фермерлар алдында сыйфатлы йон белән тәэмин итү күләмен арттыру бурычы тора.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сентябрьдә алдагы еллар өчен сарыкчылык hәм кәҗәчелек тармагының үсеш  стратегиясен тәкъдим итәргә планлаштыра, дип хәбәр итте РФ Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Әстерханда узган  XX Бөтенроссия нәселле сарыклар hәм кәҗәләр күргәзмәсендә.

"РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий  Патрушев тарафыннан РФ регионнары белән берлектә сентябрьдә алдагы еллар өчен сарыкчылык hәм кәҗәчелек тармагының үсеш  стратегиясен тәкъдим итәргә дигән бурыч куелды.  Стратегиянең өстенлекле ягы булып дәүләт тарафыннан  селекция казанышларына өстәмә ярдәм итү, җитештерү күләмен (шул исәптән сарык итен, сыйфатлы йон) арттыру торачак. Без үзебезнең сыйфатлы  продукция эчке базарда гына түгел, тышкы базарда да популяр булсын өчен барсын да эшләргә тиеш. Стратегиянең тагын бер пункты дәүләт ярдәме инструментларына hәм үзебезнең  продукцияне чит ил базарларына чыгаруга юнәлдерелгән”, - дип сөйләде Хатуов.
Күргәзмәне караганнан соң, Хатуов регионнарның сарык ите экспорты өчен потенциалы  әйбәт икәнлеген билгеләп үтте. Әмма “уйламыйча сарык ите экспорты белән шөгыльләнү бик үк дөрес түгел”, чөнки бу илдәге азык – төлек куркынычсызлыгына тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип ассызыклап үтте.  
Шулай ук, министрның беренче урынбасары сүзләренчә, фермерлар алдында сыйфатлы йон белән тәэмин итү күләмен арттыру бурычы тора.

 "Белгәнебезчә, сыйфатлы йон – ул биржа товары. Шуңа күрә, эчке базарда йон балансын тәртипкә салырга, аннары алга таба аны халыкара базарга чыгару өчен кирәкле шартлар булдырырга кирәк.  Аерым алганда дәүләт лабораторияләре ачу, регионнарда аның филиалларын булдыру турында сүз бара. Алар hәр йон җитештерүчегә халыкара стандартлар буенча аның товары нинди сыйфатлы икәнен  hәм аның бәясен белергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хәзерге базарны нигездә үзгәртәчәк, арадашчылар  трансформациясе булачак, ә иң мөhиме, безнең сарыкчыларның кереме артачак”, - дип аңлатты Хатуов.
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International