Теләче районында Европа технологиясе нигезендә терлек үрчетү буенча семинар – укулар узды

2019 елның 25 мае, шимбә

   

Теләче районы ООО “АгроЛак” хуҗалыгы  базасында мөгезле эре терлек үрчетү буенча семинар – укулар узды. Семинарда  Авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек идарәсе башлыклары, “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ  бүлек башлыгы Сәетов Р.М., җитештерү – маркетинг бүлеге башлыклары,  СПС башлыклары катнашты. Шулай ук, әлеге чарада районнардагы авыл хуҗалыгы оешмаларының терлек үрчетү технологлары, зоотехниклар, ветеринария белгечләре катнашты. Семинарда Европа технологиясе буенча терлек үрчетүнең  теоретик ягы да, практик ягы да өйрәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International