РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә махсуслаштырылган ит токымлы мөгезле эре терлекнең баш саны арта. 2018 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында, крестьян (фермер) хуҗалыкларында, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрдә бу төр мөгезле эре терлекнең баш саны 2,26 млн.нан артык, бу 2017 ел белән чагыштырганда 8,4% ка күбрәк.
Узган елда күрсәткечләрнең иң зур динамикасы Брянск (+33,7 мең. баш), Орел (+31,8 мең. баш), Тула (+19,1 мең.баш), Калуга (+15,5 мең. баш), Смоленск (+12,7 мең. баш) hәм Калининград (+11,8 мең. баш) өлкәләрендә күзәтелгән.
Министрлык уңай күрсәткеч 2019 елда да дәвам итәр дип көтә, ведомство фаразлары буенча, махсуслаштырылган ит терлегенең баш саны 2,4 млн. га кадәр үсәчәк. Базарның әлеге сегменты үсешенә ит терлекчелегенең тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чаралары, эре инвестицион проектларны тормышка ашыру hәм югары нәтиҗәле көтүлекләр булдыру ярдәм итә.