1 июльдән ит hәм ит продуктларын сату яңа кагыйдәләр буенча башкарылачак

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

   

2019 елның 1 июльленнән  барлык кибетләр hәм җәмәгать туклану нокталары товарларны яңача хисаплау системасына күчәргә тиеш. Казылык, ит, йомырка h.б. терлек товарлары сатучылар документларны яңача рәсмиләштерергә тиеш.

1 июльдән яңача тәртипкә кемнәр күчәргә тиеш 

Товарларны яңа “Меркурий” электрон системасы аша күзәтү турында сүз бара. Хакимият белдерүенчә, “басудан кибет киштәсенә” кадәр контроле – бу принципны күп еллар элек БМО Азык – төлек hәм авыл хуҗалыгы оешмасы hәм Халыкара эпизоотика бюросы тәкъдим иткән иде – бүген товар әйләнешендә катнашучы hәркемгә аңлаешлы булды.

Яңа система операторының сайтында азык – төлек продуктларын җитештерүдән алып сату ноктасына кадәр күзәтеп барырга ярдәм итүче системаны кертү кирәклеге бүген Россиядә үзенчәлекле булып тора, дип әйтелә.

Мондый система кулланучыны сыйфатсыз hәм куркыныч продукциядән, ә бөтен халыкны икътисади hәм социаль казалардан сакларга ярдәм итәчәк. Күзәтчелек органнарының караклыкка(мошенничество) каршы эшен үтәкүренмәле, нәтиҗәле итәчәк. Шулай ук, гадел бизнеска гадел көндәшлек шартларында эшләргә hәм үсәргә ярдәм итәчәк, дип белдерә системаны эшләүчеләр.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы 15.04.2019  №193 боерыгын чыгарды. Әлеге боерык буенча 2019 елның 1 июленнән  контрольгә алынган продукция исемлеге, ә димәк алар нигезендә эшләнгән товарлар исемлеге дә сизелерлек киңәячәк.

Шулай итеп, элекке исемлеккә  түбәндәге продуктлар өстәлде: 

  • Балык hәм кысласыманнар,
  • Сөт продуктлары,
  • Кыяклылардан, оннан, крахмал яисә сөттән әзер продуктлар,
  • Ит, балык яисә кысласыманнардан әзер продуктлар,
  • Эшкәртелгән яшелчә hәм җиләк – җимештән, чикләвекләрдән эшләнгән продукция

Федераль дәүләт мәгълүмат системасына ветеринария контроленә керүче продуктларны җитештерүче, ташучы, сатучы барлык оешмалар hәм шәхси эшмәкәрләр  тоташырга тиеш. Мондый компанияләргә фермерлар, сөт заводлары, кошчылык фабрикалары, ит комбинатлары, диңгез продуктларын җитештерүчеләр керә. Логистика үзәкләре, купләп сату базалары, сәүдә челтәрләре, ваклап сату кибетләре, җәмәгать туклану урыннары шулай ук  Федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша электрон Ветеринария теркәү документларының (ВСД) хисабын алып барырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International