Медведев: Дәүләт ветеринария контролен федераль дәрәҗәгә кайтару агросәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын арттырачак

2019 елның 21 мае, сишәмбе

   

Дәүләт ветеринария контролен  федераль дәрәҗәгә кайтару агросәнәгать комплексы  продукциясенең сыйфатын арттырачак.  Бу турыда РФ  премьер-министры  Дмитрий Медведев тиешле  закон проектлар каралган хөкүмәт утырышында белдерде.
"Дәүләт ветеринария күзәтчелек вәкаләтләре (региональ дәрәҗәдән) РАХКО (Россельхознадзор) дәрәҗәсенә кайтарылачак. Билгеле бер проблемалар килеп чыкканнан соң әлеге төр үзәкләштерү дөрес  икәнлеге ачыкланды”, - дип әйтте Медведев. Аның сүзләре буенча, РФ агросәнәгать комплексы хэзерге вакытта актив үсә hәм “бу өлкәдә тулай күрсәткеләрнең (валовый показатель)  уңай динамикасы гына түгел,  сыйфат мәсьәләсе дә бик мөhим, ә моның өчен үзәкләштерелгән контроль кирәк”.
Медведев ассызыклап үткәнчә, хөкүмәт утырышында төрле өлкәләрдә регионнарга биргән вәкаләтләр үтәлешен федераль үзәк тарафыннан контрольгә алу  турында закон проекты буенча  фикер алышачаклар.
"Иң беренче чиратта нәтиҗәлелек, сыйфат бәяләнергә тиеш.  Әгәр региональ хөкүмәт органнары үзләренең бурычларын үти алмый икән, федераль үзәк президент яисә хөкүмәт карары буенча әлеге вәкаләтләрне алардан алырга хокуклы”, -дип әйтте Медведев. Ул контроль системасындагы үзгәрешләр региональ администрациянең 26 эшчәнлек өлкәсенә кагылачак дип ачыклап үтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International