ХХ Бөтенроссия нәселле сарыклар hәм кәҗәләр күргәзмәсе

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

   

2019 нчы елның 22 – 25 маенда Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Яксатово авылында урнашкан  А.С.Пушкин исемендәге балалар сәламәтләндерү үзәгендә  ХХ Бөтенроссия нәселле сарыклар hәм кәҗәләр күргәзмәсе узачак. Чараны оештыручы булып Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте тора.

Күргәзмәдә сарыкчылык белән шөгыльләнүче илнең 25 регионыннан делегация катнашачак. Чарада  нәзек йонлы, ярымнәзек йонлы, тупас йонлы hәм ит – сөт юнәлешендәге нәселле сарыклар, шулай ук,  мамык, сөт юнәлешендәге нәселле кәҗәләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә кысаларында үзешчән сәнгать коллективлары чыгышларын карау, нәселле хайваннарны hәм күргәзмә экспозицияләрен карау, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе,  дөя чабышлары булачак.

Керү ирекле, бушлай.

 ГАУ АО ДО «Эколого – биологический центр»

 «Фаворит» ат клубы Джигитовка – КФХ «Чепурной В.И»  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International