Апас, Мамадыш, Лаеш муниципаль районнарында терлек үрчетү буенча семинар – укулар узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

   2019 нчы елның 13 – 15 мартында Апас районы ООО СХП “Свияга”, Мамадыш районы ОАО “УсалиАгрохимсервис”, Лаеш районы ООО АФ “Волжская” хуҗалыклары базасында мөгезле эре терлек үрчетү буенча семинар – укулар узды. Семинарда  Авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек идарәсе башлыклары, “Терлекчелектә нәсел эше буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министырлыгының баш дәүләт идарәсе” ДКУ  бүлек башлыгы Сәетов Р.М., җитештерү – маркетинг бүлеге башлыклары,  СПС башлыклары катнашты. Шулай ук, әлеге чарада районнардагы авыл хуҗалыгы оешмаларының терлек үрчетү технологлары, зоотехниклар, ветеринария белгечләре катнашты. Семинарда Европа технологиясе буенча терлек үрчетүнең  теоретик ягы да, практик ягы да өйрәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International