Ит hәм сөт сыйфатын арттыру өчен, хайваннар арасында эпидемияләргә каршы тору максатыннан 2021 ел ахырына кадәр Россиядә сыер, ат, болан, кәҗә, сарыкларны тамгалау (маркировка) системасын кертергә тәкъдим итәләр. Әлеге закон проекты Хөкүмәттә карала hәм якын арада Дәүләт Думасына кертеләчәк.
12 мартта Дәүләт Думасында үткән “парламент тыңлауларында” катнашучылар билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә эпизоотик хәл бик уңышлы түгел. Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитет башлыгы Владимир Кашин сүзләренчә, илдә еш кына терлекчелек продуктлары белән агулану очраклары күзәтелә. Шул ук вакытта, төрле регионнардан терлек авырулары башлану турында хәбәрләр килә. “Россиядә хайваннарны тәңгәльләштерү, хисаплау, терлекчелек продукциясен күзәтеп баруны булдыручы милли система булмау хәлне катлауландыра”,- дип йомгак ясады депутат.
2021 ел ахырына кадәр Россиядә мондый система булдыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта Хөкүмәттә каралучы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән закон проекты мөгезле эре терлекне, ат, болан,сарык, кәҗәләрне тамгаларга тәкъдим итә. Әлеге чара визуаль яисә катнаш тәңгәльләштерү чаралары ярдәмендә эшләнеләчәк.
«Әгәр күзәтеп бару системасы турында сөйләсәк, сыерлардан башлыйк”, - тәкъдим итте РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов. Кайбер регионнарда эксперимент рәвешендә хайваннарны тамгалау башланды инде, дип өстәде ул. Бу – Башкортстан, Санкт-Петербург, Саратов, Түбән Новгород, Ростов өлкәләре.
Мөгезле эре терлекне тамгалау җитештерүчеләргә 3 миллиард сумга төшәчәк, дип фаразлана. Әмма әлеге системаны кертү ит продукциясенең бөтен юлын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк – сыер яисә кәҗәнең тууыннан алып кибет киштәләренә ит яисә казылык булып килгәнчегә кадәр. Нәтиҗәдә ит, сөт сыйфаты күтәреләчәк, хайваннарны вакциналау системасын оста итеп формалаштырырга hәм дөнья базарында Россия ит продукциясенең дәрәҗәсен күтәрергә мөмкин булачак. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россиядә ялган продуктларның 28 % - сыйфатсыз иткә, 21 % - сөт продукциясенә туры килә. Бу хәлне төзәтергә кирәк.
Тамгалау чыгымнарын кем түләячәк – бу сорау әлегә ачык кала. Хайван төренә карап татуировка белән билгеләячәкләр яисә тире астына микрочип урнаштырылачак. Белгечләр билгеләп үткәнчә, алга киткән илләрдә бу рәвешле мөгеле эре терлекне генә түгел, ә песи hәм этләрне дә тамгалыйлар. Тамгаланган хайваннарны хисаплауны ветеринария хезмәтләре белгечләре алып барачак дип фаразлана. Аннары мәгълуматны ветеринария өлкәсендә федераль мәгълумат системасына кертәчәкләр. Чиплау процессын, ветеринария куркынычсызлыгын, эпизоотик хәлне контрольдә тоту Россельхознадзор оешмасына йөкләү планлаштырыла. Әлеге вакытта моның белән регионнардагы ветеринария хезмәтләре шөгыльләнә. Ләкин “парламент тыңлауларында” катнашучылар билгеләп үткәнчә, ветеринария хезмәтләре әлеге бурычларны тиешенчә үти алмый, шул исәптән, җитәрлек финанслау булмау аркасында. Максим Увайдов искәртеп үткәнчә, президент Владимир Путин ветеринария өлкәсендә күзәтү вәкаләтләрен үзәкләштерергә кушты. Дәүләт Думасында әлеге функцияне Россельхознадзор оешмасына бирү тәкъдимен хуплыйлар, Россельхознадзор оешмасы әлеге вакытта регионнарда карантин кертү мәсьәләсен генә контрольдә тота.
«Күзәтү функцияләре бер кулда гына булырга тиеш, федеральҮзәктә, ә калган вәкаләтләрне регионнарга бирергә», — дип ассызыклап үтте ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. Ветеринария контроле халык сәламәтлеге өчен бик мөhим, дип әйтте ул. «Күп авырулар кешегә хайваннардан күчә. Авыру хайваннарның итен эшкәртеп ясалган ризык - авыруларга туры юл. Иң куркынычы табиблар дәвалый алмый торган авырулар барлыкка килә”, - дип билгеләп үтте ул.
Шул ук вакытта, Жириновский әйтеп үткәнчә, импортны алыштыру белән шөгыльләнергә hәм Россия базары башка илләрдән килгән “азык – төлек калдыклары” чүплегенә әйләнмәсен өчен тырышырга кирәк.
2001 елда Европадан котыру авыру белән агуланган сыер итен кертергә тырыштылар. Кош гриппы, шулай ук, ветеринария куркынычсызлыгы белән бәйле. Шулай булгач, үзебезнең терлектән сыйфатлы ит җитештерергә кирәк, дип саный Жириновский. Ул Россиянең югары сыйфатлы азык – төлек җитештерүдә мөмкинлекләре зур дип саный.