Бөек Британиядә голштин токымыннан булган бозаулар өчен мәҗбүри геном тест кертәләр

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

   

2021 елның 1 январеннән  Бөек Британиядә туган  голштин токымлы  һәр бозау геном тест үтәргә тиеш булачак. 

Бөек Британиянең әйдәп баручы  Farminguk  агропорталы язганча,  тест аталыкны тикшерер һәм төгәл белер өчен кулланылачак. Бу, исә, токымның бөтенлеген саклар һәм яхшыртыр өчен кирәк.    

Яңа  механизм  үгезләрдән  күп тапкырлар ДНК тест алуны туктату өчен һәм яшь үгезләрне  генетик бәяләүне  төгәл  уздыру өчен кирәк.   

Бозауның ата – анасы  геном бәяләү узмаган очракта,  үгез бозау моңа кадәр кулланылган ДНК тестны уза алачак, ә геном тест  уздыру аерым түләнәчәк. Голштин токым  оешмасы аңлатканча, токым  ассоциацисе әгъзәләре һәм башка голштин токымын үрчетүчеләр  үгез бозауларны  гадәти ысул белән  теркәүне дәвам итәргә тиеш:  «Шуннан соң аларга  автомат рәвештә  бозау пробаларын алыр өчен  комплект     җибәреләчәк. Әгәр терлек  Токым оешмасында катнашучыга  кагылмый икән, пробалар  алу өчен комплект  теркәлгән хуҗага җибәреләчәк».

Үгез бозауларга тест уздыру бәясе  32,50 фунт стерлинг + НДС тирәсе булачак. (Тест бәясе Россия рубленә күчергәндә, налогны  исәпләмәгәндә, 3300 сум тирәсе торачак).

Аталыкны  билгеләү  нәтиҗәләре, лабораториядә эшкәртү узганнан соң, 6-8 атнадан әзер булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International