РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында җәнлек фермаларында коронавирус табылу турында мәгълүмәт юк. Бу турыда «Известия» гәзите хәбәр итә. «Хәзерге вакытта ведомство коронавирус пандемиясе шартларында оешмаларда өзлексез эш алып алып бару өстендә эшли», — дип әйтелә хәбәрдә. Алда хәбәр ителгәнчә,Испании, Италия, Нидерланд, АКШ һәм Швейцариядә чәшке үрчетү юнәлешендә эшләгән фермаларда коронавирус белән зарарлану очраклары ачыкланган. Моңа кадәр Даниянең чәшке үрчетү фермаларында коронавирус мутациясе ачыкланган иде.