Татарстанда терлекчелек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре уза

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

   

15 майда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов  рәислегендә Тәтеш һәм Арча  районнарында сөт  җитештерү,  терлекләр  санын  саклап  калу һәм аларны  арттыру мәсьәләләре  буенча    зона  семинар-киңәшмәсе  узды.  Чарада  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре  катнашты.  

 Зона семинарлары  кысаларында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  4 айлык  эшенә  йомгаклар ясалды,  шулай  ук  терлекләр  үрчетү, терлекләрне  аштау  буенча  инновацион  технологияләр, сөт  терлекчелеге  культурасы  мәсьәләләре һәм аның  нәтиҗәлелек  факторлары  турында  фикер  алыштылар.  

Шуны  әйтергә  кирәк,   сөт  терлекчелеге  Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе һәм  республикада  сөт  җитештерүгә  һәм  сатуга  Министрлык  тарафыннан  күрсәтелә  торган  комплекслы  ярдәм  чаралары  уңай  нәтиҗәләр  бирә. Татарстан  сөт  сату  күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  ышанычлы  рәвештә  алда  бара.    

Терлекчелек  продукциясен  җитештерү нәтиҗәлелеген  арттыру  мәсьәләләре  буенча  16 майда    зона  семинар-киңәшмәләре  сериясе    Аксубай һәм  Балык  Бистәсе  районнарында була һәм  17  майда       Азнакай  һәм  Тукай  районнарында  дәвам  итәчәк.    Уздырыла  торган  чараларның  төп  максаты    – АПК оешмаларында,  крестьян - фермер хуҗалыкларында һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  терлекчелек  продукциясен  уңышлы  җитештерү  өчен Татарстан  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  ярдәм  итү.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International